
Нәбирә Гыйматдинова "Җәза"
6нчы көн #ӘдәбиМарафон Җәза ... Югарыга менгән саен,нарат исе тынга каба иде.Үзәнлектән дә шул ис, әмма, Хәлидәнең йорты янганнан соң, ул көек белән буталды. Унбиш елдан бирле тамакны әчетә. Бәлки, ис һавага сеңгәндер, ә юшкыны Нурсөянең үпкәләренә сылангандыр?! Юшкын да түгелдер, хатынның гөнаһысыдыр, бәлки?! Гөнаһ, катлам-калам гөнаһ... Аңардан арынуы җиңел югыйсә: йортка үзеннән-үзе ут капмады,йортны, ишегенә терәү тери-тери, күз алдында яндырдылар! Әйт шулай дип, Нурсөя, әйт! Бу гөнаһың белән парлашып тагын күпме яшәрсең икән?! ... Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар" ("Җәза") 5 бит, Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел. #ӘдәбиМарафон2024 #МиллионТатар #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияте #БелемРадиосы #Таттелеком #НәбирәГыйматдинова #Җәза
70
0