Әдәби марафон 15 нче көн
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Искәндәр Сираҗи "Тауларда яз иде..." Татлы хыялларыннан дәрте кузгалган солдат юлга күз салды, ник бер машина әсәре күренсен, бары тик бәләкәй кызчык җитәкләгән, таякка таянган чал сакаллы чәчән карты гына бирегә таба килә. Эш югында эш булсын, документларын тикшерергә кирәк. Ирек түбәдән сикереп төште дә, юлчыларны шлагбаум янына ук чыгып каршы алды. Әмма документ сорап торырга базмады, картның күкрәген өч дәрәҗә «Дан» ордены бизи иде. Солдатның уңайсызлануын сизгәндәй сүзне беренче булып карт үзе башлады. – Нихәл, солдат, хезмәт барамы? – Бетә инде, бабай. – Бетәр, углан, бетәр... Углан, бик авыр булмаса, мине үзегезгә алып кереп берәр чүмеч су белән генә сыйламассыңмы икән, тамагым бик кипте. Инструкция катгый тыйса да, күкрәге тулы орден-медальле картның мондый гына юк-бар үтенечен кире кагарга кыймады Ирек. – Су гына түгел, чәе дә була, бабай. Оныгыңны сыйлардай тәм-томын да табарбыз. – Юк, юк, олан, ул монда гына калыр, кыз балага ир-ат янында йөрү килешмәс. Ирек үзенең һәм иптәшләренең әҗәлен җитәкләп КППга кереп китте... Тормыш җырын җырлап килгән яз бу егетләрне дә алдады. Бер мизгелдән әле генә эченнән дәртле көлешү яңгырап торган бина хәрабәләре янында көлгә, корымга баткан тома ятимә кызчык кына утырып калды... Ә тауларда инде яз иде... #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #ИскәндәрСираҗи #ТаулардаЯзИде
37
0