Әдәби марафон 16 нчы көн

Әдәби марафон 16 нчы көн

Әдәби марафон 16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Булат Ибраһим "Калфак" Күпме кизәнделәр инде, Күпме тоттылар утка. Бу дөньяның бар гаебе Төшеп калды калфакка. Ә ул барыбер горур тора, Укасы коелмады. Вак әйбер дигәннәрнең дә Зур булып үсеп җитәсен Сизенде, тоемлады. Баласын саклаган кебек Җилләрдән, давыллардан, Милли учак тергезмичә, Кайтмады авыллардан. Яңгырлар явып узса да, Саргаеп төшсә яфрак, Теләсәң-теләмәсәң дә, Гаепле калды калфак. Кемнең теше бераз үтә, Шунсы тора тешләргә. Бетәбез дип лаф оралар, Тик белмиләр нишләргә. Ә минем җавабым әзер, Ә мин беләм нишләргә. Калфак кигән ханымнардан Начар булмас иде әле Өйрәнергә эшләргә. Ир-ат белән хатын-кызны Аерып булмас чорда, Сезне белмим, мин сокланам, Калфагын кигән кызга. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #БулатИбраһим #Калфак

Тэглар:

79

0