
Рәзинә Сәетгәрәева "Саумы, язым"
Рәзинә Сәетгәрәева Саумы, язым Саумы, язым, саумы, шаулы язым, Гөрләвекләр белән килдеңме? Нинди якты, илаһи дөнья бу, Кояш дустым, миңа көлдеңме? Әле кайчан гына төксе итеп Карап тора идең тәрәзәдән. Бүген инде үзең дәшәсең син, Аңлагандай мине бер сүздән. Төкселәнмә әле алай итеп, Нурларыңны чәч җиһанга. Адәм балалары йөгереп чыксын Гөрләвекле язгы урамга. Юып алып китсен кар сулары Күңелдәге юшкын, хисләрне. Мәхәббәттән башны әйләндерер Тәүге чәчәкләрнең исләре. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #РәзинәСәетгәрәева #Күңелсандыгы
Сылтамалар:
72
0