
Әдәбимарафон 2 көн.
Күрше әби алмасы. Бакчабыз тулы алмагач, Алманың татлылары. Теләгәнең эзеп аша, Аз гына каты бары. Ә күрше Динә әбинең Алмасы кызылрак. Авыз тутырып ашавы Булыр күк кызыграк. Алсулар алар кызыллар, Ымсындыра алмасы. Читән аша керәсе дә Өзеп кенә аласы. Уемны Әмиргә әйттем, Күр, дим, нинди кызыллар. Кызыл гына түгел әле, Алар шундый сусыллар. #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 #Татарстанязучыларберлеге #Татнефтьүстерүфонды #Белемрадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком#44#үзүсеш
52
0