10нчы көн. Таһир Шәмсуаров. Әнкәй безне көтә торгандыр.

10нчы көн. Таһир Шәмсуаров. Әнкәй безне көтә торгандыр.

Әнкәй безне көтә торгандыр Суык төндә, безне уйлый-уйлый, Җылы өйдә өши торгандыр. Тәрәз пәрдәләрен ачып куеп, Кайталар дип көтә торгандыр. Талбишектә яткан чакны эзләп, Үткәннәрне искә аладыр. Изге затлар, соңгы сулышкача Уйларында бары баладыр. Кешелеккә кигән киемнәрен Көзгеләргә бакмый кигәндер. Ак яулык, ак күңелле әни - Җир йөзендә бары бердәнбер. Алты балаң -алты йөрәк парәң, Бишенчесе идем мин аның. Балам дигән шушы назлы сүзгә Бар шатлыгы сыйган дөньяның. Язлы - көзле гомер узган саен, Сагынулар били күңелне. Әниле авылга кайтып керү, Әйтегезче, бәхет түгелме?! Таң әтәче соңга калды диеп, Беләм инде, күптән торгандыр. Капка төпләренә чыгып басып, Әнкәй безне көтә торгандыр. Башкаласы нәни илемнең!

Тэглар:

81

0