
Дания Гайнетдинова. " Ташлыяр Карлыгачы".
10 нчы көн. - Старт! - Комиссия әгъзасы кулындагы әләм, һаваны ярып, аска төште. Шул әмергә буйсынып, егермеләп ат алга ыргылды. Алар белән бергә мин дә. Карлыгачның өстенә ярым ятып: - Әйдә, Карлыгач, алга, алга! - дидем. Карлыгач сөлек булып сузылды, аяклары җиргә тими диярлек. Берсен уздык җайдакларны, икесен... дүртесен, бишесен... Безнең алда нибары бер чапкын ат калды. Әмма бүтәннәр дә койрыкка тагылып дигәндәй киләләр. Әле бер малайның, әле икенче малайның атына дәрт биреп аваз салганы ишетелә. Тояк тавышлары тоташ тавыш давылына әйләнде. Колакларда җил сызгыра! Мин Карлыгачка тәмам сыенып беттем. Әйтерсең лә без бер җан, бер тән! Алда берни күрмим, тик ерактан гына Сабантуй халкының: - Ура! Киләләр! - Атлар килә! - дигәннәре ишетелә. Мәйдан читенә килеп җиткәндә, мин бөтенләй хәлдән тайган идем. Мине аттан күтәреп алдылар да Карлыгачны алып киттеләр. " Атны йөртергә кирәк!" дигән сүзләр генә колагыма кереп калды. Бераз хәл алгач кына, башымда яулыгым юклыгын абайладым. Кемдер аны да китереп бирде. Шунда бер абый: - Егет икәнсең, кызый! - диде. 14-15 нче битләр
182
0