
Ялкын ярлыкамый (1нче кисәк)
13 нче көн #ӘдәбиМарафон Рәсимә Гарифуллина Беренче кисәк Идел өстендә көмеш ай юлы. Төнге күкне исәпсез-хисапсыз йолдызлар чуарлаган. Айдан сузылган юл буйлап югарыга - шул йолдызларга таба китәсе, алар арасына кереп югаласы килә. Аймара, ирексездән, якты йолдызларны санарга кереште. Буталып бетте, яңадан саный башлады. Санын югалтты. Йолдызларның санын гына түгел, гомер йомгагының да очын чуалтты Аймара. Сулык-сулык килеп өзгәләнгән җанга йолдызлардан гына тынгы табып буламы соң? Күңел җылысы, ярату җитми аңа. Йолдызларның серле җемелдәве күзләрне чагылдыра, сагышны арттыра, су өстеннән сузылган ай юлы да аны үзенә тарта кебек. - Кая ымсындырасың син мине, тулган ай? - дип кычкырды Аймара. Төнге тынлыкта су чупылдаган тавыш ишетелде. Бу - Иделнең ялгыз ишкәк тавышы белән җавап бирүе иде... 7 нче бит #РәсимәГарифуллина #Ялкынярлыкамый #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүреНәшрияты #Таттелеком #44
89
0