
Нәбирә Гыйматдинова
2 нче көн. Җәза. Өйалды утын кабызырга кирәк. Төнлә дә көндезге кебек якты шәһәрдә үскән кыз бала ничек караңгыдан чирканмый икән? Бәрәч, кунак бигрәк әз чыгымлы! Кайнаган суда гына ботка сыман әйбер болгата, балсыз үлән чәе генә эчә. Кала бикәчләре төшкә кадәр йокы бүскәндә, бу таң белән аяк өстендә. Башта хатын аны кояш сукмасын дип башына яулык бөркәнә дип уйлый иде, ә кыз йоклаганда да яулыгыннан аерылмагач, бик сәерсенде. Кунакның сәерлеге тау өстендә учак ягу, яулык ябыну белән генә чикләнсә икән! Көн саен кичкырын аның кулында уенчыкка охшаган тартмачык була, ул шуны ачып нәрсәдер саный һәм, кемнәндер яшергәндәй, шырпы хәтле генә нечкә ачкыч белән четердәтеп бикли иде. Кеше әйбере, үтереп кытыкланса да, Нурсөя тартмачыкка кагылмады.
Сылтамалар:
72
0