ТАРИХНЫ ӨЙРӘН!

ТАРИХНЫ ӨЙРӘН!

Дөньяны иңләп буйлаган Юлларны кичеп тә, син Татарлар турында яман, Начар сүз ишетмәссең. Аларның асыл сыйфаты Кешегә уртак, бөек. Әйтерләр, "тыйнак" диярләр, Әйтмәсләр "куркак" диеп. "Ул телсез, моңсыз" димәсләр Тукайны ишеткәннәр. "Эшсез, булдыксыз" димәсләр Уңганны иш иткәннәр. "Кунакчыл", "Матур" диярләр Илемне күргәннәре. "Үлемсез", "Батыр" диярләр Җәлилне белгәннәре. Тарихны өйрән, Дөнья гиз, Юлда йөр ничек тә син! Юк, минем халкым турында Начар сүз ишетмәссең! #КлараБулатова #Сәяхәтнамәләр #ТатарстанКитапНәшрияты 108 нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #БелемРадиосы #Таттелеком #ТарихныӨйрән

Тэглар:

451

0