
8нче көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин#ҖилкәннәрҖилдәСынала
Кеше гомере учтагы ком кебек.Комны учка салсаң, әкрен-әкрен бармак араларыннан ага башлый, ә инде агуын туктатыйм дип, бармакларыңны кыса төшсәң, тагы да тизрәк ага башлый. Учтагы комның һәр көн саен кимеп баруы Фәниярны да, Илсөяне дә куркытмады. Эшләнгән эшнең олылыгы, үтелгән юлның яктылыгы һәртөрле куркуларны җиңә иде. Ә бит ике йөрәкне тоташтыручы мәхәббәт күперенең авырлыкларга чыдый алмыйча, менә сынам, менә җимереләм дигән чаклары булмады түгел. Кемнәрдер ул күпергә ут та төрттеләр, кемнәрдер терәкләрен кисәргә маташты, күпер сынмады, җимерелмәде. Ул, салават күпередәй, әллә каян балкып, матурлыкны күрә белүчеләрне сокландырып тордылар.
67
0