Р.Фәизов "Ак каз"

Р.Фәизов "Ак каз"

Ә менә безнең ак казны күрсәгез икән сез! Ничек буялмый торгандыр, һәрвакыт яңа яуган кар төсле ап-ак, авылдагы бөтен казлардан да зуррак,аның озын муены рәсемнәрдәге аккошларныкы кебек дугаланып, бөгелеп тора. Бу- беренчедән. Икенчедән, һәр күрше-күләнне иң кызыктыра, көнләштерә торганы, ул ел саен унбишкә кадәр бәбкә чыгара. Авылды иң әйбәт саналган казлар да ун-уникене чыгара. Җитмәсә, безнең ак каз чыгарган бәбкәләр һәммәсе дә гаҗәеп терчә, таза булалар, әни әйткәнчә, тупырдап торалар, берсе дә үлмичә үсеп җитәләр. Ошбу каз безнең гаиләнең мактанычы! Алай гына да түгел, бөтен авыл халкы белә һәм таный аны.Өченчедән, ул бик усал да, акыллы да.Тирә-юньдәге барча казларны куркытып тора, тау астында аларны үзенчә ияртеп йөри.6 нчы бит. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

71

0