
3нче көн
3нчекөн Ишек ачылды. Авызын алтылы галош кадәр җәеп, Мәрданшаның болай да шыксыз өенә тагын да төкселек өстәп, Җырыклының Халык Көтүчесе, Зәй буйларының атказанган мал-туар эшлеклесе, сыер көтү фәннәре докторы, сазлыклы әрәмәләрнең төсе һәм яме Саңгырау Нуретдин килеп керде. Аның исәнләшә торган гадәте юк. Бу юлы да ул бер сүз дәшмичә керде дә куеныннан алтын таракны чыгарып өстәлгә куйды. Мәрданша белән Гаделша икесе дә берьюлы сикереп тордылар һәм бертавыштан: -Та-ра-ак-к?!- диделәр. #ЗөлфәтХәким #АгымсудаНиБулмас #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #БелемРадиосы #Таттелеком #китап #тугантел #татартеле #әдәбият
57
0