
12нче көн. Таһир Шәмсуаров. Әни.
Әни Сагынганны, сиңа табынганны Әйтмәсәк тә, беләм, тоясың. Әни барда язлар китми җирдән, Балкып тора куңел кояшың! Аның исеме белән уянабыз, Назлап иркәләвен көтәбез. Сабыйлыктан китеп булмый икән, Суздә генә бары китәбез... Юлда арсаң, кыенлыкка тарсаң, Ярдәм сорап аңа дәшәсең. Тәрәзәдән сине кузләп торган Изге әни мәңге яшәсен! Шатлыгы да, сагыш-хәсрәте дә- Бар белгәне аның тик синдер. Борчуларга, зинhар, сала курмә. Әниеңне бары сөендер! Мин бу хакта әйттем бугай инде, Кабатлыймын менә тагын да. Белмәгәннәр белсен, без бәхетле Әниебез янда чагында! Син яшәгән йортка табынганны Әйтмәсәк тә, беләм, тоясың. Кадерләрен белсәк әниләрнең, Мәңге балкыр куңел кояшың! Бала күңелләре анада!..
97
0