Рафаэль Сибат "Кайту"

Рафаэль Сибат "Кайту"

7 нче көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "Мөхәммәт белән Ольгага Хөснимәрдән никах укыды, Мәхмүдбәк кушуы буенча аңа Алия исеме бирде.Бәлки бу мотлак исем дә түгелдер,хәер, җир йөзендә мәңгелек берни дә юк. Ә теге "Ай-вай" җыры Кырым татарының бер сулышта чыгарган шигыре вә көе икән. Шулай итеп, Мәхмүдбәк утыз яшьлек шагыйрь булып чыкты. Туйга ул атын салды, дөресрәге иң яраткан җан иясен сатты. "Әмма дусларымны сатмам!"-диде. -Чын ир- ат дуска ат та жәл түгел!"- диде ул. Баксаң, шагыйрь Мәхмүдбәк бәхетсез мәхәббәте аркасында Кырымын ташлап киткән икән. Хөснимәрдән үзенең иң яхшы күлмәген Мөхәммәткә туйга дип бирде, әмма тәкә тиресенә бер яшьлек үгез сыя димени инде! Авылдашы үпкәләмәсен дип киде Мөхәммәт: җиңнәре кыска, иңнәре - тарта, итәге- кендектән. - Ой!- дип көлде Ольга. -Ай-вай!- дип, эчен тотты Мәхмүдбәк пырхылдап." #РафаэльСибат #КайтуИнабәт227нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

56

0