Татар вакыты

Татар вакыты

Карт, гадәтенчә, урыннан кузгалмыйча, озак кына тынсыз утырды. Кайбер көннәрне төшкә кадәр шулай уйланып утыра ул. Комачаулаучы, салым таләп итүче юк. Уйлый гына бит ул. Бу бит аның балалары кайтып, тынычлыкны бозганчы, үзе теләгәнчә яшәп алу хөррияте. Менә шулай,малаеның кәефенә туры килсә, алар, ике Казан татары, ата һәм ул, икәүдән- икәү генә, атнага бер тапкыр булса да үз телләрендә сукалаштырып алалар. Ансына да рәхмәт укый Мотаһар. Кеше балалары бөтенләй сөйләшми, диләр. Мөдәррисе өйгә марҗа китереп, канны бозмады. Татар кызына - Бондюг кызына өйләнде. Әй, куандылар ул чакта Мотаһар белән Зөлхәбирә. Шулай да, Казан уртасында яшәп, татарча сөйләшүгә зарыга, сусый, коргаксый иде Мотаһар.Килене, әйтүләренчә, ниндидер мәктәптә - лицей диләрме шунда - татар сәнгате буенча сабаклар бирә, имеш. Әмма киленең Мөдәррис белән дә, Мотаһар белән дә, татарча сөйләшү түгел, ялгышып, ипилек-тозлык та ычкындырганы юк.

Тэглар:

91

0