Рафаэль Сибат "Кайту"

Рафаэль Сибат "Кайту"

#ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "...Адәм баласын яраткан нәрсәсенә ияләштер генә, ул аңа сагыз кебек чат ябыша. Балык тоту белән дә шулай булды. Без дә Вяткага күлмәккә тегелгән сәдәпләр кебек ябышып калдык. Авылга азык- төлеккә һәм йокларга гына кайтабыз. Шул ук Вяткада Одикның туган көнен уздырдык. Әдилә дә килергә тиеш иде, әмма аны райкомга җыелышка чакырганнар. Бүген генә белдем: Әдилә күрше кечкенә генә колхозның председателе булып эшли икән! Менә сиңа мә! Болай булгач аннан чәчәк исе түгел, арыш-бодай, клевер- люцерна исе килергә тиештер...Шәп ис, яшәү исе...эшләү исе... Иң матур тостны Хак әйтте: - Һәркемнең иң зур шәхси бәйрәме бар, ул- туган көн. Кешенең нинди зур җиңүе ул туу дигән нәрсә! Уйланып караганыгыз бармы, без бит җиргә миллионнарга бер конкурс белән киләбез. Чыннан да зур җиңү, зур бәхет бу. Шулай булгач, бернинди шатлыгы калмаган чагында да кеше үзенең туганына сөенергә тиеш. Менә без дә синең туганыңа бүген сөенәбез, Одик. Туган көнең мөбарәк булсын!" #РафаэльСибат #КайтуИсабәт83нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

66

0