
Зифа Кадырова Сагынырсың - мин булмам
Алай димә, Байрас, миңа үземнән көчлерәк рухлы кеше кирәк. Бөтен җаным-тәнем белән сөелерлек, бөтен эч серләрем сыярлык, аларны аңларлык, ир генә түгел, иң якын дус та булырлык кеше кирәк. - Сөмбел үрелеп Байрасның күзләренә карады. - Син хаклы, арага җил-давыл кермәсен. Мин синең белән бик бәхетле, син шуны беләсеңме, сизәсеңме икән, Байрас, ишетәсеңме, мин бик бәхетле! Хатынының һәрбер әйткән сүзе Байрасның йөрәгенә сайрар кош булып кунды, аның бу бәхеттән башы әйләнде, күзләре, иртәнге су өстен хәтерләтеп, мең төрле төстә ялтырады, иреннәре елмайды. - Сөмбел, мин синнән бу сүзләрне бик озак көттем, аларның минем өчен никадәр әһәмиятле икәнен син үзең дә белмисең, - дип, Байрас күзләрен йомды, Сөмбелне яратып күкрәгенә кысты, балалар кызыксынып аларны күзәтте.
50
0