Рәфкать Кәрами "Кара малай"

Рәфкать Кәрами "Кара малай"

17нче көн. #әдәбимарафон "Кара малай" "-Һәй, авыз суларын корытып, үзе качкан авылын мактап утыра. Тавыш-тынсыз гына безнең янга килеп баскан Рөстәм әйтте моны. -Син нәрсә беләсең соң? Акча колы! - диде Әнәс, Рөстәмгә сөзеп карап. - Бар кешене дә үзең дип уйлыйсыңмыни? Сиңа ни, үгез үлсә - ит, арба ватылса - утын! Ә миңа барыбер түгел. — Аннары ул миңа борылды. - Аның бит, малай, авылы да хәзер икенче. Асфальт урам, менә дигән клуб. Элек андыйлар район үзәгендә генә була иде. Мәктәптә бот буе кызлар әллә нинди «флейта-млейта», скрипкаларда, оркестрда уйныйлар. Ике өйнең берендә телевизор. Шәһәрдән кай җире ким, ә? Егетләрне армиягә озатулар, туган көн, туй, тагын әллә нинди бәйрәмнәр... Менә ничек ул хәзерге авыл!" Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел - 6нчы бит.

Тэглар:

76

0