17нче көн. Таһир Шәмсуаров. Китап.
Китап Сугар сәгать... Газиз китап Табынырлык кына калыр. Тиңсез мирас рәвешендә Киләчәккә китап барыр. Укымыйлар дип зарланма, Җаныңда син ышаныч тап. Кул җылысын тоя икән, Искерми һәм тузмый китап. Әкиятсез үскәннәрне Урап уза рухи байлык. Көймәне терәтә комга Тар караш һәм рухи сайлык. Интернетта эзли кемдер, Электрон китаплар бар. Тик укучы матурлыкны Басма китаплардан табар. Минем өчен барысы ачык, Иманым да шул ук калыр. Заман шаһит: киләчәккә Галиҗәнап китап барыр!
70
0