Авылдашлар. Таһир Шәмсуаров

Авылдашлар. Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Без болай да сирәк очрашабыз, Күрешәбез күбрәк уйларда. Кояш тоткан төсле куанабыз, Кул бирешеп Сабантуйларда. Бары шунда гына абайлыйбыз Аккан судай гомер узганны. Күңелләрдән бер моң бәреп чыга, Көтмичә дә гармун сузганны. Төштә генә чаглып үткән төсле, Күренәбез дә әнкәй күзенә. Язмыш кабат төпсез сазлык сыман Тартып ала безне үзенә. Тышау салган елгыр колыннардай Баш-күз тотып алга чабабыз. Бер уйласаң күпме югалтабыз, Эзләгәннән нәрсә табабыз?! Сизенәбез, ачы үкенечләр Яшәячәк җанда озакка. Дөнья куып туйгач бәреләбез Ишектәге салкын йозакка... Бүген әле тик таң атып килә, Бәйрәм хисе яна уйларда. Кунак булып түгел - хуҗа булып Мәйдан тотыйк Сабантуйларда! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Гомердисбесе #Шигырьләр #80нчебит

84

0