
Зөлфәт Хәким "Серле тәңкә"
...Равилгә унҗиде яшь иде. Быел ул туган авылы Аулаш урта мәктәбендә ун классны тәмамлады, алда якты киләчәккә илтә торган олы тормыш юлы көтә иде. Җәйге кояш һәр тарафка нурларын сибә, һәрьякка юллар ачык - үзең өчен карар кылып, юнәлешеңне билгеләп, максат куеп, хыялларыңны гамәлгә ашырыр өчен мөмкинлекләрне файдаланып, юлга чыгып китәсе генә калды. Быел, Аулаш тирәсендә чегәннәр күренә башлагач, авыл халкы, гадәттәгечә, сак булырга тырышты - дозор торды, колхоз мал-туарын сакларга өстәмә каравылчылар куйдылар, авылдашлар үзләренең шәхси мал-туарына да күз-колак булуны көчәйтте. Шулай да, гөнаһ шомлыгына каршы, двордан бер ат юкка чыкты. Әллә кемнәрдән, әллә ничекләр шикләнеп тормадылар, шул чегәннәр эше бу, диделәр... #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ЗөлфәтХәким #Казанутлары
Сылтамалар:
58
0