Рафаэль Сибат "Кайту"
8 нче көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "Мәхмүдбәк киткәннән соң ничектер моңаеп калган Хөснимәрдән Ольга белән Мөхәммәт турында да төшенке уйларга бирелеп ала иде: " Бәхетле булырмы алар? Шактый иркен тормышта яшәгән "гүзәл полячка" Мөхәммәтнең үзе дә сыя алмаган мунча-йортында яшәүгә риза булырмы? Әле бит әнисе дә бер авыз да урысча белми, ә Ольга-паночка, үзенең шәҗәрәсе татар би- морзаларыннан дисә дә, шулай ук татарча бер сүз дә белми. Тавыкның кытаклавы, үрдәкнең бакылдавы булмасмы аларның үзара сөйләшергә азапланып маташуы. Ярый, бу нәрсәне дә җайга салдылар, бер- берсен аңлашыр хәлгә җиттеләр ди. Ә дин, гореф- гадәтләр, төрле йолалар?!" #РафаэльСибат #КайтуИнабәт247нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
42
0