
#әдәбимарафон2024
XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» Өченче көн #әдәбимарафон2024 Якуп эшкә килеп, костюмын эләргә дип шкаф ишеген ачуга, аннан: "Бәхет турында хыялланган юләр кыздан - сафлыкны аяк астына салып таптаучыга комсомол туеннан калган соңгы бүләк!" дигән язу очып төште. Ул ике кулы белән башына ябышты. Тупасланып беткән күңелендә әле үлеп җитмәгән намусы кымырҗап куйды. "Шамил белән генә яшәп калсаң соң! - дип, Дилүзәне тиргәде. Аннары: - "Күз алдында йөрмәве хәерлерәктер дә, бөтен кешенең дә авызын тегеп куеп булмый, - дип, үз-үзен тынычландырды. - Баласы тугач, бармак төртеп күрсәтә башларлар, гайбәт чәчәрләр иде"... Адашкан : повестьлар / Рәсимә Гарифуллина. - Казан: "Ак Бүре" нәшр., 2020. 76 нчы бит. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #китап #БалыкБистәсе #РәсимәГарифуллина #Адашкан
55
0