Зифа Кадырова Сагынырсың - мин булмам
-Минем укытучыларым бик әйбәт, тәҗрибәле табиблар иде. Аннары өченче курстан мин апам янына больницага йөри башладым, төнге сменада ул мине операция ясау серләренә өйрәтте. Җәйге каникулда аның янында эшләдем. Соңгы курста бигрәк тә яман шешләр өстендә эшләргә туры килде. -Бик яхшы. Сөмбел Харисовна, мин сезнең эшегездән канәгать. Алар авыр операцияләргә бергә әзерләнә башладылар. Беркөнне Сөмбелне кабул итү бүлмәсенә чакырттылар. Ул ашыгып беренче катка төште. Байрасны күреп, нидер булган, дип куркып куйды. -Байрас, ни булды? -Курыкма, берни булмады. Сине ак халаттан күрәсем килде,- дип, ул хатынын бер читкә тартты. - Сагындым.
34
0