
Аяз Гыйләҗев"Өч аршын җир".
Салкын иде ул төн, буранлы иде... Зәһәр буранлы! Станцага барып җиткәнче алар икесе дә шыкранлап катканнар иде. Шунда, станцага җитәрәк, Шәмсегаян Мирвәлигә җылы шәлен салып биргән иде... - Мә, Мирвәли, эчеңне суык алды, син бигрәк нык туңдың. Муеныңа ура... Җылын! Җылын да уйла! -дигән иде. Мирвәли шул чакта аның шәлен ник алды икән? Аның үзенә дә салкын булгандыр бит! Нигә шунда юлда чакта, йолдызлы күк астында, буранлы җир өстендә япа-ялгыз, икәүдән-икәү генә калганда аңа бер җылы сүз әйтмәде икән? “ике көн юлда, буранда килеп туңмадыңмы,Шәмсегаян?” – дип кенә сораган булсачы? Тәнен генә түгел, күңелен дә бераз җылытсын дип салып биргән иде бит ул җылы шәлен!.. Кая ул күңелен җылыту!..
76
0