Шалтырат!
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Шалтырат! Син миңа шалтыраткала, Исәнме, нихәл, диген. Күрешмәгәнгә бер атна, Эшләр барамы, диген. Сездә дә яңгыр явамы, Бездә бүген кар, диген. Кыш бабай килеп җитәргә Әле бер ай бар, диген. Авылың турында сөйлә, Халык ни эшләп ята? Ә бездә бар да искечә,– Көн туа, кояш бата... Чәчләрең һаман билдәнме? Үрәсем килә, диген... Кичә дә төшемә кердең, Күрәсем килә, диген. Клубыгыз ачыламы, Кичләрен чыгасыңмы? «Зәңгәр күлмәк»не җырларга Сәхнәгә чыгасыңмы? Кич-иртәсен мине уйла, Син мине генә сагын. Җәен кунак кызлар кайта, Озата күрмә тагын! Сөйләшеп сүзләр бетәме, «Сау бул» дияргә кала. Шимбә кайтырга онытма, Шулай шалтыраткала... #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиянәшрияты #Таттелеком
34
0