
Әмирхан Еники "Йөрәк сере"
Поезд кузгалганда, мин аның күкрәгенә капландым, күпмедер вакыт онытылып тордым. Шул чакта аның нәкъ колагым эченә бик җылы пышылдап кына: - Көт, яме! -- дип әйткән сүзләрен ишеттем. Ул китте, ә мин… мин аның беркем белмәгән, бернинди закон белән беркетелмәгән хатыны булып калдым. Хәер, нигә мин болай дим? Болай дип әйтергә минем ни хакым бар? Әйтерсең, без алдан сөйләшеп, бергә торырга килешеп кушылган кешеләрбез. Әмма… мин аныкы хәзер… Мин аны яраттым - кояш шаһит! Ә ул?… Ә ул: «Көт, яме!» - диде минем йөрәгемә. Һәм мин аны көтәчәкмен, дөньяның асты өскә килсә дә көтәчәкмен! 392нче бит.
57
0