1нче көн  #Әдәбимарафон  #Әдәбимарафон2024

1нче көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024

Айгөл Әхмәтгалиева Күрше тавыгы Җизнинең юбилеен котлап бәләкәй генә күчтәнәч салмакчы булабыз, нәрсә алсак әйбәтрәк булыр икән? – дип әйтеп сөендерде. - И-и, апаем, мәшәкатьләнмәсәгез дә ярар иде анысы... Шулай да чит ил бүләге – чит илнеке булыр инде ул, җизнәң дә шатланыр, – диде күңеле нечкәрергә өлгергән Фәния. – Болай кисәк кенә башка да килми бит әле, үскәнем, уйлыйм әле алайса, җәме. - Уйла, апа, уйла, түлке посылка ящигына сыярлык булсын инде ул, – дип шаяртып саубулашты Гөлгенә, апасының күңеленә корт салуын абайлап. Скайпны сүндергәч, тегеләй исәпләде Фәния, болай исәпләде – башына ник бер төпле фикер килсен! Фәритенә әйтү юк инде, шундый сюрпризны вакытыннан алда ачып салырга соң... Берәр французский, супермодный, бездәгеләрнең берсендә дә булмаган, төшенә дә кермәгән бүләк табарга иде бит... Авылга кайтсаң да, туганнарга кунакка барсаң да, “французский!” дип кычкырып торырлык...

Тэглар:

59

0