Вазыйх Фатыйхов"Яшерен сөю"

Вазыйх Фатыйхов"Яшерен сөю"

Куперләр яндырма Артыңнан, киткәндә, күперләр яндырма… Артыңнан атылдым, барысы ватылган. Ярлар бит кавышмый һичкайчан, Әмер юк күкләрнең җиденче катыннан. Кирегә юл юк дип, әгәр дә уйласаң, Ялгышма, дөнья бит - гомергә куласа. Ябышмый бары тик киселгән икмәкләр, Мең кабат кайтасың, йөрәкләр тынмаса. Артыңнан киткәндә, күперләр яндырма, Теләрсең кирегә, юл булыр ябылган. Терсәкне тешләргә ничә кат тартылам, Көч җитми, үкенеп, ходайга табынам. 67 нче бит. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

69

0