3 нче көн. Җәвит Шакиров"Минем күңел"

3 нче көн. Җәвит Шакиров"Минем күңел"

Җәвит Шакиров "Минем күңел" Парсызларны күреп, ялгыш кына, Ялгыз, диеп читкә типмәгез! Җанын өшетерлек сүзләр әйтеп, Күңелләрен берүк китмәгез! Су өстендә йөзгән ялгыз аккош Бармы берәр синең күргәнең? Парсыз калган тик ялгызлар гына Берүзләре генә белә үз хәлен! Аңлар өчен ялгызларның хәлен, Берьялгызың калып карагыз! Парлы булып та бит япа- ялгыз Яшәүчеләр барын аңлагыз! Ялгызларны юкка рәнҗетеп, Үзегезгә каргыш алмагыз! Күпме гайбәтләрдән телгәләнгән Йөрәгенә яра салмагыз! Ялгызларны берүк рәнҗетмәгез, Һичбер кайчан аны кимсетмәгез! Сөюләрдән мәхрүм итмәгез, Күрмәмешкә салышып Яннарыннан үтеп китмәгез! Парсыз булу-әле бер бәла! Яшәүләре ялгыз-мең бәла! Бүген син дә парлы! Ә иртәгә? Иртәгәсен инде кем белә? Минем күңел! шигырьләр/Җәвит Шакиров.-Казан:"Ихлас" нәшр., 2021.119-120 бит.

Тэглар:

61

0