
Пар каен. Таһир Шәмсуаров
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Бу күренеш, сизәм, хәтеремнән Мәңге чыкмас инде мөгаен. Тау битендә күкрәп үсә иде Бер-беренә сыенып пар каен! Нинди кодрәт, белмим, тудыргандыр, Урман да бит ерак, югыйсә. Серләшкәннәр алар, җәйге таңда, Бөдрәләрен сыйпап җил исә. Яңгырларда, карлы бураннарда Түзгән алар, түзгән, сынмаган. Каерылмаган, аерылмаган алар, Язмыш әнә шулай сынаган. Тау битенә кинәт афәт килгән - Ачы язмыш шушы минуттан. Каеннарның берсен көчле давыл Тамырыннан йолкып ыргыткан. Каеннарда - кеше җаны ахры, Вәгъдәләр, мәңге, күрәсең. Ыңгырашып ауган икенчесе, Кочагына кысып сердәшен. Тау битендә күргән мизгелләрне Оныталмам, мәңге мөгаен. Дустын җуйса сыңар канат белән Яши алмый икән пар каен... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Гомердисбесе #Шигырьләр #44нчебит
76
0