
Таһир Шәмсуаров "Бер бит кәгазь"
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таһир Шәмсуаров Бер бит кәгазь Өстәлемдә ап-ак кәгазь ята, Белү кирәк аның кадерен. Мин Җәлилгә бер бит сузар идем, Язсын өчен үлмәс шигырен. Гади кәгазь кирәк шагыйрьләргә Мәңгелеккә якты юл ярган. Кәгазь – хәтер, бөек Кол Галинең «Йосыф-Зөләйха»сын кайтарган. Кәгазь тотсам, Такташ искә төшә, Замананың моңлы шагыйре. Ни гаҗәптер, киткәч, арта төшә Шагыйрьләрнең җирдә кадере. Ә урамда күбәләк кар ява, Бизәк булып куна талларга. Җаннар күбәләктәй очканлыкны Шагыйрь җаны тиеш аңларга. Актан торган бу дөньяга баккач, Күзләр чагылмавы икеле. Ак кәгазьгә төшкән шигырь – хәбәр, Киләчәккә илче шикелле! Шигырьләрнең язмышлары белән Бер хаким дә уйнап туймаган. Язу – бездән, ә илһамы исә Тиңсез бүләктер ул Ходайдан! Өстәлләрдә сөттәй кәгазь ята, Белү тиеш аның кадерен. Мин Туфанга бер бит сузар идем, Язар өчен үлмәс шигырен... #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену (239 бит) #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком
54
0