Таһир Шәмсуаров "Аермагыз туган нигездән"

Таһир Шәмсуаров "Аермагыз туган нигездән"

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таһир Шәмсуаров Аермагыз туган нигездән Кузгатмагыз әби-бабайларны, Куптармагыз туган нигездән. Таш фатирга кертеп бикләмәгез, Шуны гына сорыйм мин сездән! Тыны кысар, урын таба алмас, Сагышларга аннан бирелер. Яз җитүгә, гөрләвекләр белән Үз урамын эзләп йөгерер... Матчаларга элгән бишекләрне Чиратлашып азмы тибрәткән. Җиргә төшү белән, балаларга «Әни» дигән сүзне өйрәткән. Малай-кызлар күптән үсте инде, Хәтерләрне барлар минутлар. Кышкы көндә җаның эреп китә, Кочагына алса оныклар! Җиң сызганып әти мунча ягар, Себеркенең парлап яңасын. Әни мичкә кайнар бәлеш тыгар, Чәчәк белән бизәп капкачын. Авыл дигән нәни изге илдә Җирсөярләр бары яшиләр. Исән чакта, капка төпләрендә Бер утырыйк әле, күршеләр! Бәхет шушы агач өйдә тора, Шуны гына сорыйм мин сездән: Кузгатмагыз әби-бабайларны, Аермагыз туган нигездән! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

53

0