Әдәби марафон 17 нче көн

Әдәби марафон 17 нче көн

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Фәнис Ярауллин "Ана чәчәкләр китерә"(хикәя) Һәр якшәмбе көн бу әби больницага чәчәкләр китерә. Аны инде сестралар да таный һәм күргән саен йөрәкләре әрнеп, ни әйтергә дә белми калалар. Ул китергән чәчәкләргә карап, Ринат шатлана алмый шул хәзер – инде мәңгегә күзен йомды... Кулына букет тотып, сестра килеп керде һәм вазадагы шиңгән чәчәкләрне яңалары белән алыштырды. Дару исләрен басып, палатага чапкан печән исе, каен җиләге исе таралды. Ринат, кызларның чәченнән сыйпагандай, йомшак кына итеп хәлсез бармакларын чәчәкләрнең нәфис таҗларына тидереп алды. Менә бер ай инде Ринатка чәчәкләр китерәләр. Ә егетнең китерүчене күргәне юк әле. Чәчәкләр биреп назлаучы яхшы күңелле кеше кем соң ул? Егетнең туганнары да, әллә ни якын дуслары да юк әле бу шәһәрдә. Диплом алып эшкә килүенә дә беренче айлары гына иде. Һәм менә бу авыру аны кинәт аяктан екты.  Күпвакыт Ринатның хәле авыр була. Тирән чокырга төшкәндәй өнсез ятканда, ул чәчәкләрнең килүен сизми дә кала. Андый чакларда уттай кызган маңгаеннан кемнеңдер йомшак куллары сакланып кына сыйпавын тойгандай була. Ярым йомык керфекләре арасыннан әнисенең борчулы йөзен күргәндәй, ягымлы сүзләрен ишеткәндәй була. Әмма егет, аңына килеп, күзләрен ачканда, койкасы янындагы тумбочка өстендә әнә шушы чәчәкләр генә була. Бүген аның хәле бераз яхшырган. Башының чатнавы да кимегән, күз карашлары да күңеллерәк. Чәчәкләр аңа яшел болыннарны, җиләкле аланнарны хәтерләтте. Бу кыйммәтле бүләкне китерүче яхшы күңелле кешене күрәсе килде. Ләкин вакыты тар булганмы, букетның иясе китеп барган иде.  Ә беркөнне Ринат иртәдән үк ниндидер сәер бер хис кичереп ятты. Ни өчендер бүген ул аны – чәчәкләр китерүчене күрер төсле иде.

Тэглар:

40

0