
Кызыл гөл
Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" Урамга чыкканда, Мотразаның чигәсенә чүкеч белән бәрәдәр кебек иде. Бу нинди табышмак? Нинди укол кадаганнар аның әнисенә? Һәм ни өчен әле бу апакай аның, Мортазаның, саулыгы белән шулхатле кызыксына? Борчыла хәтта! Нилектән ул, бөтен эчне үтәли күргәндәй, кистереп карый? Әллә соң егетнең бик тә эчкә яшерелгән кимчелеген сизеп алдымы?! Тик каян, ничек? Бар шул, бар Мортазаның яшерен борчуы!.. Алай гына да түгел, кешедән ким ягы бар аның. Тик моны тел тибрәтеп берәүгә дә әйтеп булмый. Иң якын дустыңа ачылсаң да, көләчәк кенә. Тыштан, бәлки, күрсәтмәс, ләкин эченнән, "и, бичара, тәмам гарип икәнсең", дип мыскыллап уйлап куячак. Ә инде ул тагын берәрсенә ычкындырса... Гомер буе артыннан чыш-пыш сөйләп йөриячәкләр... 66 нчы бит
101
0