
5 нчһ көн. Рүзәл Минһаҗев
Татар без. Аваз салдым саф татар телендә, Татар җыры күңелем тибрәтте. Милли моңым кирәк кояш кебек, Йөрәк белән сөям милләтне. Изге динем генә саклый безне Кайгылардан, хәсрәт, ялгыштан... Туган җирен ташлап киткән генә Арыналмый сагыну, сагыштан. Горурланып үткән юлыбыз бар, Алга дәшә дөрес кыйблабыз. Милләт белән бергә яшәгәндә, Күңелләрдә бәхет тоябыз. Үз телемдә генә ача алам Серләремне газиз халкыма. Татар булып тудым, шулай яшим, Тугры калам биргән антыма. Үз-үзебез белән горурлансак, Дөнья буйлап чәчәк атарбыз! Татар булдык, яшик татар булып, Сокландырып әйтик- Татар без! Минһаҗев Р. "Мин сокланам сиңа, кешелек" Шигырьләр/Казан: "ТипоГрафф" нәшрияты, 2021.-112 б./7 б.
64
0