Әмирхан Еники "Бала"

Әмирхан Еники "Бала"

Лейтенант Иванов ротасы урман эче буйлап зур саклык белән алгы позициягә таба китеп бара. Дошман самолеты күренә калса, тизрәк агачлар арасына яшеренергә уңай булсын дип, кызылармеецлар юлның ике ягыннан пар-пар төзелешеп баралар. Юл ат, арба, машина эзләре белән тулы. Җәяүлеләр дә күп үткән булса кирәк: дымлы комда солдат итекләреннән, хатын-кыз ботинкаларыннан калган эзләр дә ярылып ята. Бу юл — бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһиты. Ике туганның бер үк эзгә басканын бары ул гына белә. Ә шулай да ул бу сәгатьтә нинди мәкерле тыныч һәм нинди буш. Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар... Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилфердәшәләр... Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була. Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тән ниндидер бер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя... Ротаның арткы рәтендә кызылармеец Зариф, алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына карап, салмак кына атлап бара. Аның йөзендә тыныч ваемсызлык. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә. Бу иртәнең җылы тынлыгы, урманның өлкән гамьсезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә, гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Бу тыныч һәм сөенечле хисләр белән сулый торган табигатьтә кеше ничектер, үзе дә теләмәстән, алданучан була.

Тэглар:

75

0