"Тармаклы яшен" Габделхәй Сабитов
Тугызынчы көн. Әти! Әти! Төпчек кызы - гаиләдә өченче кызы дөньяга килгәч, аның өчен тал бишек үргән әти! Чәнчә бармакларына тотындырып, тәүге адымнарын атларга өйрәткән шәфкатьле әти! Чытлыкланып, киез итек белән тез тиңентен карлы-бозлы суга батып кайткач, кызының тәпиләрен уч төбенә алып, сулышы белән җылыткан рәхимле әти!.. Барысын да , барысын да хәтерли кебек Әлифә. Кулыннан җитәкләп, беренче кат мәктәпкә озатканы да, беренче "бишле"сен алып кайткач, кош тоткандай куанганы да бүгенгедәй күз алдында... Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001, 68 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
38
0