14 нче көн  Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

14 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

Гөлшат, үзәге өзелеп, баладан котылган кызына карады. Булдыра алса, икесен дә, ике сабыен да күкрәгенә сыендырыр иде дә, беркемнән бер сүз әйттермичә, хәтта җил дә истермичә, иркәләп-назлап кына нарасыйларын яшәтер иде. Бала... Бала... Үзең дә бит әле, бәбекәчем, бала гына. Күпме газап күрергә өлгердең. Сафлыгың, чиста күңелле булуың бәрабәренә ачы язмышка дучар булдың. Алдану! Син ышанган кеше сине салып таптый! Ә син, кызым, аңардан күпкә, бик күпкә өстен. Син, балаңны дөньяга тудырдың. Ул синең кызың, кызым! - Кызым, сиңа Зариф кирәкме? Балаң бит аныкы түгел. - Кирәктер дип уйлыйм. Миңа түгел, Ләйләгә әти исеме кирәк. - Алдашу белән башланган тормыш! Алдау! Син әче ширбәтне татыдың бит, кызым. Нигә башкаларга да эчерәсең? Балаңның язмышын алдау белән башлама!

Тэглар:

123

0