Рафаэль Сибат "Кайту"

Рафаэль Сибат "Кайту"

4 нче көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "...Адәм баласына күпме кирәк соң? Гомумән, кешене бәхетле итәргә дә, бәхетсез итәргә дә күп кирәкми. Кешене кеше егет итә, кирәк- егып китә һәм эт итә.Бигрәк тә хәзерге чорда... Якын дусларымны югалту, ышанып йөргән кешемнең сатуы- бәхетсез иттеләр мине...Берничә елга картайттылар... Дөньяң бер кителә башламасын, китек кителүне сорый. Эшеңдә туган бәхетсезлек семьяңда чатаклык тудыра, семья чатаклыгы сәламәтлеккә бәрә, ә начар сәламәтлекнең кая алып баруы һәркемгә мәгълүм, аның юлы бер генә... Ә бит тугач- яшисе килә!. Озак итеп, яшьлекне күргән кебек, ир уртасы чоры - гомер җәеңне, шатлык димәсәләр дә, картлыкны- гомер кышын күрәсе килә. Килсеннәр- без аңа да әзер!.Бәлки туйганчы яшәп тә булмас, барыбер озаграк һәм...матуррак...яшисе килә... Чөнки мәңгелеккә киткәннәр кайтмый, ул юлның капкасы безнең якка таба ачылмый. Моны тагын бер мәртәбә Хак раслады... Чакырып хат язса да, вакытында- ул исән чагында кайта алмадым!.. Гаеплеме мин? Нәрсәдә минем гаебем?. Җавап таба алмыйм...Күрәсең, күңелгә мәңгелек яра, гомерлек әрнү- газап булыр инде бу...Якты дөньяда күзем йомганчы тынычлану булмас инде миңа хәзер..." #РафаэльСибат #КайтуИсабәт111нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

61

0