
Нурихан Фәттах-Итил суы ака торур
Шушы беренче төркемнәрдән соң бераз калышып, Басу-капка яныннан икенче бер җайдаклар төркеме кузгалды. Болары барлыгы унике кеше иде. Алар барысы да, яуга чыккан сыман, баштанаяк күн, тимер киемнәргә киенгәннәр, ук-җәя белән, сөңге белән коралланганнар иде. Аларның да атларына төрле тасмалар тагылган, аларның да иң алдагысы ыру байрагын күтәреп бара иде. Кораллы ирләр күренү белән, урамдагы кешеләр капка, койма артларына качышып беттеләр. Шул ук мәлдә дип әйтерлек, коймаларга, капкаларга, берәр багана төбендәге ташка-нигә, йә булмаса, өй түбәләренә шап та шоп уклар килеп тия башлады. Бу изге уклар иде. Өенә, каралты-курасына изге ук тигән кеше үзен өлешле итеп, бер ел буена үзен чир-чордан, талаудан, кайгы-борчудан котылган итеп саный иде.
61
0