Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять"
Тик соңгы вакытта әбинең хәле бик үк әйбәт түгел әле. Картлыгы җиткәнме, берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары сызлап, йөрәгенең хәле китеп тора. Ара-тирә өшетеп тә җибәрә, яки тиктомалга яндыра да башлый. Үзенчә, мәтрүшкәсен-ниен эчкәләп, ятып караса да, бер дә юнәеп китә алмый. Менә бүген дә, кояш шактый нык кыздыруга карамастан, аның зәгыйфь тәне, эчендә боз яткандай, гел туңып тора; аркасы буйлап әледән-әле салкын кымырҗу йөгереп уза, шул ук вакытта күз төпләре яна, иреннәре бөрешеп кибә, һәм ул гер таккандай авыраеп киткән аякларын көчкә генә сөйрәп йөри... «Булмас, ахрысы, кайтырга кирәк»,— ди ул үз-үзенә иренеп кенә һәм, чиләге кизәк белән тулмаса да, авылга таба борыла.
68
0