
Равиль Файзуллин Яшәсен
Яшәсен - ирләрнең көчле булып та, сабыйлыгын җуймаганы. Хатын-кызның мәхәббәттән, назланудан туймаганы. Яшәсен - картларның олайган саен һаман яшәрә алганы. Кыйналганның какн тамса да, яшен яшерә алганы. Яшәсен - яшь-җилкенчәкнең илаһи мәхәббәткә табынганы. Читтә йөргән кардәшләрнең туган җирен сагынганы. Яшәсен - исәннәрнең үлгәннәргә чардуган кора алганы. Кодрәткә ия көчлеләрнең миһербанлы булалганы. Яшәсен - егетләрнең бик түбәннән күтәрелеп дан алганы. Хезмәтчәннең аз гынадан да зур шатлык ала алганы. Яшәсен - дус-ишләрнең көнләшмичә якын итә торганнары. Ярларның тугрылык саклап, һәрчак көтә торганнары. Юлдаш ,Татарстан китап нәшрияты, 1975ел,143-144бит
77
0