
Нәбирә Гыйматдинова“Елан” #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
4 нче көн Фәһимә өчен табын һәрвакыт олы якта әзерләнә иде. Почмактагы җыелма өстәл зурайтыла, аның өстенә ап-ак ашъяулык җәелә, кече бүлмәдән йөгерә-атлый ризык ташыла, кыскасы, шактый гына мәшәкать куба. Әллә Шакирә иң кадерле кунагым дип әпипәгә бииме, биеми, ярарга гына тырыша. “Үтмәс тауар”ын Илдарга шудырыр өчен, башта егетнең әнисен көйләргә кирәк ич. Фәһимә бик аңлап утыра моны, хәйлә мәсьәләсендә ул Шакирәдән бер дә калышмый. - Бигрәк матур нәстәкәй алгансың, кодагый. - Фәһимә күз карашы белән яндырырдай булып кабат “стенка”га карады. - Искесен саттыңмы? - Нишләп сатыйм, анысын чоланга төядем, яңасы урынына кире кертәм. Әйтмәм дигәнием, әйттердең инде, кодагый. Бусы туй бүләге. Дилә белән бергә сезнең өйгә күчәчәк бүләк, Ходайга тапшырып. Фәһимә каушавыннан өрмичә генә кайнар чәй капты да тамагын яндырды. Туй бүләге?! Абау ла, абау! Аның өе кечкенә, ничекләр сыйдырыр ул мондый затлы нәмәстәкәйне?! Бүлеп-бүлеп ике якка урнаштырыр микән? “Өем кысан” дип бүләктән баш тартмас һәрхәлдә. - Диләнең бирнәсе шушы гына икән дип уйлама, кодагый. Йортның яртысы артыннан барыр, Ходайга тапшырып. Терлек-туарын исәпләмим дә, сыер тек сыер, ат тек ат, ни җаныгыз тели. Әнә бөтен тыкрыкны тутырып нарат бурабыз ята. Клуб хәтле. Апкитеп күтәртерсез. Өегез иске бит сезнең, үзе бәләкәй дә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова, #Елан #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
78
0