Нәбирә Гыйматдинова“Елан”

Нәбирә Гыйматдинова“Елан”

3 нче көн “Миннән китте”, - дип сөенгән Фәһимәнең күз кабагы тартышып куйды. - Сезнең авыл түбәсе ырым-шырым белән ябылган, җыен әкияткә ышанасыз, - диде ул. - Бу авылда син дә егерме ел яшәдең, Фәймә апа, беләсең булыр: елан кабыгына баскан Мәмдүнәнең малае асылынып үлде, Рәйсәнең ире икенче хатынга өйләнде, Фәрит тракторда аягын өздерде. Син кая болай? - Садака илтәм. - Гадел абзыйның рухына үзең дә укыштыр, Фәймә апа. Әйбәт кеше иде мәрхүм. “Тиле Хәтимәгә укыттырам”, - димәс бит инде Фәһимә. Болар аны күргәнме-белгәнме, болар аның каһәренә юлыкканмы. Монысы да акыл өйрәтеп маташа! - Син дә кара, корсагың муеныңа җиткән, иелмә артык, балаңны кысасың. Үле бала табулары җиңел түгел. Ачуымны китереп каркылдама инде, Фәймә апа! Тәүбә диген! Бала тапкан кешедәй сөйләнәсең. Үзең берәрне тудырып күрсәтсәң икән әле. Әзер бала тоттың ич син кулыңа #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова, #Елан #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

80

0