Беренчеяралымәхәббәт.
Камил юл һәлакәтенә дучар булды. Аның хатыны төннәр буе палата саклады. Ирнең хәле бик авыр иде. Бер тапкыр ул өзек-өзек тавышлар аша: «Лилия!» – дип эндәште. Хатыны бу исемне белә иде... Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте. Камил белән Лилия кечкенәдән бергә булдылар. Бергә уйнадылар, укыдылар, кич чыктылар. Егет Лилиягә көннән-көн ныграк гашыйк була барды. Көннәрнең берендә Камил Лилиягә мәхәббәтен аңлатты. Егет кызның кара кашларына, шомырт күзләренә күптәннән гашыйк иде инде. Лилия дә ризалыгын белдерде. Бер авылдан булганга, алар укудан гел бергә кайталар, кич җиткәч, саф һава сулап, урамнарны әйләнеп узалар, һәр көннең ямен белеп яшиләр иде. Еллар үтте. Алар 11нче сыйныфка җиттеләр. Урамга кич чыгулар сирәгәйде. Имтиханнарга әзерләнү күп вакытны ала иде. Вакыт уза торды. Имтиханнар да артта калды. Камил Лилиягә дүрт ел бергә яратышып йөрүләре хөрмәтенә чәчәк бәйләме бүләк итәргә булды. Авыл тын. Күктә йолдызлар, ай калыккан. Менә Камил Лилияләрнең капка төбенә килеп җитте, ә анда кыз башка егет белән басып тора иде. Камил чәчәк бәйләмен биреп, бер сүз дә әйтмичә кайтып китте. Кыз кычкырды, елады. Ләкин Камил борылып та карамады.
62
0