Рөстәм Галиев «Чаклар…»

Рөстәм Галиев «Чаклар…»

3 нче көн. 13-14 нче битләр. «…Балачак хатирәләре бигрәк тә истә калучан. Олыгайгач, әллә нинди истәлекле вакыйгалар була, ләкин алар онытылалар. Ә балачактагы истәлекләр туган җир, туган өй белән бәйләнгән: беренче тәпи атлап киткән вакытлар, беренче самими хисләр... Туган өебезнең җылы бишегендә әниебезнең бишек җырын тыңлап үстек. Бишектә ятканыбызны без хәтерәмибез, ул чорларны тоймыйбыз, без бала гына булабыз. Әниемнең бишек җырлары аша канга сеңгән телебез, иманыбыз, вөҗданыбыз, намусыбыз, рухыбыз күңел түрендә гомер ахырына кадәр саклана. «Тәрәзәдән бүре карап тора, ят йокларга, улым!» - ди әни. Бу әкияти сүзләр иң кечкенә чакларымның кадерле авазы булып истә калган. Ул чак, бәлки, бишектә яткан чагым булгандыр...»

Тэглар:

85

0