3 көн Печән өсте

3 көн Печән өсте

Аюдай болытлар өстә, Сүрелеп бара эссе. Кибәннәр үсә аланда... (Күңелле печән өсте!) Яшь кызый кибән башында, Егеткә күз дә салмый: Мул итеп алып бирсә дә, Печәнен аның алмый. Әй, кызый! Әллә нишләгән, Гел күккә очынып бара. Әйтәләр: – Инде тотынгач, Кояшка тотынып кара! ...Ә кояш баеп бара! Юлдаш, Татарстан китап нәшрияты, 1975ел, 74 бит

Тэглар:

79

0