
Таубашындабүребар
3 нче көн Нурия Вәкил янына килде дә: - Абый, син башка ул бүрегенне кимә, әнкәсе үзенә дә ташланырга куп сорамас, ерткыч бит ул. Ана да баласы газиз. - Ул бүрекне үземнең дә киясем килми. Башкалар сыман постау бүрек киеп йөрермен. Малайлар да ирештерә. Күңелем ятмады минем ул бүре бүрегенә. Әти тунаган вакытта ук бүренең ачык калган күзе акаеп, миңа карап торган кебек иде. Хәзергә чаклы күз алдымнан китми. Бүре баласы: «Әни минем өчен үч алачак әле сездән», - дип әйтә кебек иде. Инде менә ул көн килде, күпме малны харап итте. Бер нәни генә, күрше Актүш көчеге хәтле генә бүре баласы өчен әнә нинди булды ана бүренең үче! Авылдашларны шомландырып, төннәр буе улады бит.
Сылтамалар:
64
0